“Авылым гүзәллеге” дип исемләнгән онлайн - марафонда катнаша

2020 елның 19 апреле, якшәмбе

Казаклар авылы китапханәсе 1нче апрельдән - 21 нче апрельгә кадәр үтүче Татнетны үстерү фонды оештырган “Авылым гүзәллеге” дип исемләнгән онлайн - марафонда катнаша. Әлеге марафон кысаларында ул туган авылының гүзәллеген, матурлыгын тасвирлаган, аның бүгенге һәм үткәнен чагылдырган позитив форматта үзе төшергән фотосурәтләрне урнаштырып бара. Проектның максаты - татар авылларын популярлаштыру һәм дәрәҗәсен күтәрү, татар авылларына һәм анда яшәгән кешеләргә ихтирам уяту, үз туган ягыңнан чыккан шәхесләрне таныту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International