1-21 апрель көннәрендә уздырылучы XI Дөньякүләм онлайн марафонда Субаш авылы китапханәчесе Лидия Петрова да катнашып килә. 21 көн дәвамында көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара.