ДТРК “Татарстан“ "үзизоляция режимын бозучыларны массакәүләм “тотуларны” башлау” турындагы ялган хәбәрләрне кире какты

2020 елның 19 апреле, якшәмбе

Кайбер социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда ДТРК "Татарстан" га сылтама белән шикле мәгълүмат пәйда булды, янәсе, 20 апрельдән республикада "үз-үзен изоляцияләүне бозучыларга" массакүләм “тотулар” башланачак. Фейк авторлары раславынча, "Дүшәмбедән хезмәткәрләр элек алган пропуск (эшкә бару мөмкинлеген бирүче белешмә) үз көчен югалтачак". Мәгълүматларга  Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан җиткерелгән белдерүләргә сылтама да “беркетелгән”. ДТРК «Татарстан» ВГТРК ФДУП филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов әлеге мәгълүматка ышанмаска өндәде, җинаятьчеләрнең, алдан ниятләп, компания ышанычына лаек булуын һәм моны үз мәнфәгатьләрендә куллануларын ассызыклады.
“Әлеге фекның стилистик ягы  һәм  эчтәлеге буенча аны дилетантлар язганлыгы ачык күренә. Безнең компания, бу хәбәрдә язганча, беркайчан да Татарстанның ДТРК дип аталмады, Гомуми исеме - «Татарстан» ДТРК. Моннан тыш, без Рөстәм Миңнехановны һәрвакыт Татарстан Республикасы Президенты буларак күрсәтәбез, ә бу хәбәрдә ул бары тик башлык дип атала, - дип хәбәр итте Гыймалтдинов. - Мин бары тик телевидениедә һәм радиода чыгарылган яңалыкларга, безнең trt-tv.ru рәсми интернет-сайтына һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларга гына ориентлашырга чакырам. «Татарстан» ДТРК карамагында Президент Рөстәм Миңнехановның фейкта күрсәтелгән гаризалары юк.»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International