Әлеге көн уңаеннан, Тула өлкәсенең үзәк китапханәсе «Мой дом - планета Земля» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды. Бу конкурста Шармыш авыл китапханәсе дә катнашты. Махсус режим вакытында, без укучыларыбызның тормышын төрлеләндерергә тырышабыз, төрле конкурсларда катнашабыз. Whats App та төркем булдырып китап укучылар белән элемтәдә торабыз. Ай дәвамында Шармыш авыл китапханәсендә «Мы за зеленую планету» дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Барлык эшләрне дә төркемгә җибәрделәр. Аларга нәтиҗә ясалды һәм иң яхшы эшләр «Мой дом - планета Земля» рәсем конкурсына җибәрелде.