Олы Мишә урта мәктәбендә укучыларны читтән торып укыту дәвам итә. Укучыларыбыз дәрес программасын үзләштерү белән беррәттән төрле акцияләрдә, иҗади конкурсларда да актив катнашалар. Хәзерге вакытта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100-еллыгына багышланган бик күп онлайн чаралар, акцияләр уза. Без үзебезнең укучыларыбызны, мөгаллимнәрне, әти-әниләрне «Үлемсез полк» акциясендә катнашырга чакырабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш кырында ятып калган бабаларыбызны искә алу хөрмәтенә оештырылган бу акция онлайн үтә.