Иртәнге планеркадан соң Рөстәм Миңнеханов Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләрен: табибларны, санитарларны, шәфкать туташларын, машина йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән шәхсән котларга керде.
Татарстан Президенты медицина хезмәткәрләренең ситуацияне ничек хәл итүләре белән кызыксынды, бигрәк тә хәзер, пандемия белән бәйле рәвештә аларга йөкләнеш арткан вакытта: «Булдырабыз, сынатмыйбыз!».
"Бәйрәм белән сезне! Сабырлык сезгә!", - дип теләде Рөстәм Миңнеханов «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренә. "Ничек кенә булса да бу хәлне кичерергә кирәк... Сезнең ярдәмнән башка бу җиңел түгел".