Нинди генә чорлар булмасын,тормыш ничек кенә үзгәрсә дә, үз милләте, теле, халкы өчен җан аткан кешеләр беркайчан да онытылмый.Татар халкын башка милләтләр белән тиң күрергә теләгән кешеләр арасында,Габдулла Тукай да бар. Габдулла Тукай - үзенең шигырьләре белән кешеләрне таң калдырган шагыйрь. Аның шигырьләрен балалар да, олылар да бик яратып укый.
26 апрель көнне,без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.Шул уңайдан Лесной балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән дә өйләрендә төрле эшләр башкарылды.Балалар әти-әниләре белән Габдулла Тукайның әкиятләрен укыдылар, шигырьләрен,җырларын яттан өйрәнделәр,әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар.Үзизоляция вакытында да балалар вакытларын файдалы итеп үткәрәләр.