Ул бөтен җир шарын яктырта, җылыта, һәркем аның җылы нурларында иркәләнә, аның һәр нуры изгелек нуры. Без, хәтта көндәлек тормышыбызны аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. 3 май көнне Бөтендөнья "Кояш көне" билгеләп үтелә. Ул Халыкара кояш энергиясе җәмгыяте тарафыннан 1994 елда гамәлгә куелган. Бу көнне «Айдар авыл китапханәсе» төркемендә «Кояшлы кәеф» исемле китаплар белән виртуаль онлайн - танышу оештырылды. Җылы Кояш күңелләребезне көн саен җылытсын һәм йөрәкләрдә якты хатирәләр калдырсын! Яз бәйрәме - Кояш көне белән!