Бу көннәрдә без сугышта үлемгә каршы барган, тылда үз хезмәтләре белән җиңүне якынайткан кешеләрне искә алабыз. Без яу кырында һәлак булучылар алдында баш иябез. Еллар уза, буыннар алмашына, әмма халкыбызның бөек батырлыгы турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә кала. Ел саен күпләр «Үлемсез полк» хәтер акциясендә катнаша. Бүгенге изоляция вакытына карамастан Айдар авылы китапханәчесе бу традицияне онлайн форматта үзенең интернет битендә “Сезнең батырлык үлемсез, сезнең дан мәңгелек!” акциясе белән дәвам итә. Без бабаларыбызның батырлыклары белән чын күңелдән горурланабыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас!