Теләче урта мәктәбе укытучылары Алексеева И.Х., Әскарова Ф.М., Саттарова Т.Ф., Фархуллина Г.З. , Жукова Р.А., Казакова Э.Р. һәм Д.Г. Фәтхрахманова «Дөньяны якынайт» дип исемләнгән республика конкурсында катнаштылар. Укытучылар Әскарова Ф.М., Саттарова Т.Ф., Жукова Р.А. һәм Д.Г. Фәтхрахманова бу конкурста җиңүчеләр булдылар. Тикшерү эшләре конкурсында катнашкан укучылар да уңышларга ирештеләр. 8 - 11 нче сыйныф укучыларының эзләнү эшләре проектлар олимпиадасында катнашачак. Конкурс яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләргә ярдәм итә. Котлыйбыз!