Бу куркыныч вакытта халык, алдынгы һәм тылда да, кыюлык күрсәтә. Совет халкының һәм союздашларның батырлыгын бәяләп бетергесез.
Ул вакытта солдатлар белән янәшәдә безнең кечкенә туганнарыбызның горур һәм батырларча сугышканын бик азлар гына белә. Атлар, этләр, мәчеләр һәм күгәрченнәр, кешеләр кебек үк батырлыклар ясадылар. Кешеләр кебек үк һәлак булдылар. Бөек Ватан сугышы геройлары кебек үк, сугышчан хайваннар да меңләгән кеше гомерен саклап калган һәм көтеп алынган Җиңү көнен якынайтырга булышкан.
Ачы авылы китапханәчесе Тихонова Вера Михайловна “Животные на войне, животные герои ВОВ” дип исемләнгән Челлендж акциясендә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.