9 майда булачак Җиңү көне уңаеннан, «Сезгә, туганнар!» Бөтенроссия акциясе старт алды. Бу Россия Федерациясенең 84 субъектында тормышка ашырыла торган социаль әһәмиятле проект. Беренче чиратта акция Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү юбилее белән котлауга юнәлдерелгән. Нәкъ менә шул көнне һәр ветеран аерым игътибарга лаек. Җиңү истәлеге - зур халык батырлыгына хөрмәт һәм рәхмәт.
Акция кысаларында безнең районның 6 Бөек Ватан сугышы ветераны азык-төлек җыелмалары алды.