Әлеге акциянең инициаторы һәм оештыручысы булып дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе "Самара өлкә балалар китапханәсе" тора. Акциядә Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Гыйльфанова Азалия татар совет язучысы, каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең «Ватаным өчен» шигыре белән катнашты.
Балалар сугыш елларында ничек авыр булганын, ләкин безнең бабаларыбыз һәм дәү әтиләр, әбиләр һәм дәү әниләрнең фашизмга каршы көчле көрәшүләрен белделәр.