Ул дәһшәтле елларда яшәгән барлык кешеләр Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр,бу мәңгелек истәлеккә һәм буыннар хөрмәтенә лаек. Без аларның батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз! Балалар һәм оныклар хәтерли!
Бу елны һәйкәл янында ветераннар да, тыл хезмәтчәннәре дә, кунаклар да юк иде. Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл - обелиск янында сугыштан кайтмаган барлык солдатларга, бүгенге көнгә кадәр яу кырында ятып калган һәм исән калмаган барлык солдатларга хөрмәт күрсәттеләр, веноклар куйдылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларга баш иделәр.