Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Шәтке авылында мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә 9 май көнне Шәтке һәм Олы Мирәтәк, Югары Мирәтәк авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә венок һәм чәчәкләр салу тантанасы узды. Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, туган җирен фашист илбасарларыннан коткарган өчен гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын безнең җирлектә 11 (2) Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре билгеләп үтәчәк, шуларның 2се – яу кырында булган куркыныч вакыйгаларда катнашучылар. Ветераннар китә... әмма беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, безгә тыныч яшәү, хезмәт итү, ярату, балаларга һәм оныкларга сөенү мөмкинлеге биргән Бөек Җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләребез алдында баш иябез.