Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез- Халыкара шәфкать туташлары көне белән тәбрик итәм!

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Сезнең  җаваплы һәм мөһим хезмәтегезне бәяләп бетерү мөмкин түгел. Табибларның тугъры ярдәмчеләре һәм авыруларның  киң күңелле дуслары буларак, хәзерге коронавирус пандемиясе вакытында, сез кеше сәламәтлеген саклау сагында торасыз.

Күпләрегез өчен әлеге һөнәр тормыш рәвешенә,  кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ кешеләргә хезмәт итүгә әверелде. Тырышлык һәм сабырлык, башкаларның хәленә керә белү сәләте сезгә һәрдаим  һәнәрегезне җаваплы башкару өчен ярдәм итә. Авыр хезмәтегезнең иң югары бәясе- сез аякка бастырган, сәламәтлеген ныгыткан кешеләрнең бәхетле йөзләре.

Хөрмәтле шәфкать туташлары! Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Тормышларыгыз имин,  сәламәтлегегез нык булсын!

 

Теләче муниципаль районы
Башкарма комитеты Җитәкчесе                                                        Н.Н. Хаҗипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International