27 август көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә иген кырына экскурсия оештырдылар һәм "Икмәк-бар нәрсәгә баш» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр . Балаларга икмәк булу өчен ашлыкның нинди юл үтүе һәм икмәк үстерүче кешеләрнең хезмәте турында сөйләделәр. Икмәк турында әкият, шигырьләр укылды, «Икмәк өстәлгә кайдан килә? " дигән викторина үткәрелде. .Балалар ни өчен икмәкнең берсе ак, ә икенчесе кара икәнен, ни өчен дәрәҗәле кунакларны ипи һәм тоз белән каршы алуларын белделәр. Мондый чаралар балаларда икмәк үстерүдә һәм җитештерүдә катнашучы кешеләрнең хезмәтенә карата хөрмәт һәм игелекле мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә