30 августта Татарстан Республикасы Көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1990 елда Республика Югары Советы Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Әлеге истәлекле датага Әбде авыл китапханәсендә «Туган илем – минем Татарстан» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм клуб формированиесе балалары өчен танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар бик теләп «минем Республикам» презентациясен карадылар һәм аның тарихы турында китаплар белән таныштылар.