28 август көнне Сауш авылында 499 кв. м. мәйданы булган, 150 урынга исәпләнгән, республикада авыл клубларын янарту программасы нигезендә капиталь ремонт уткәрелеп эксплуатациягәтапшырылган мәдәният йортыначу тантанасы булды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бу мәһәбәт бина эчендә барлык таләпләргә туры китереп җихазландырылган фельдшер- акушерлык пункты да урын алган. Тантанада мәртәбәле кунаклар:Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп  улы;Татарстан Республикасы икътисад министры Шаһиәхмәтов Мидхәт Рәфкать улы;  Татарстан  Республикасы мәдәният  министрлыгыннан вәкилләр  һәм якташларыбыз катнашты.Хәерле минутта аяк басып кергән мәдәният йортыбыз бәрәкатле булсын, халыкның ялын тагын да күңелле итеп үткәрүдә озак еллар хезмәт итеп, берләшмәләр шаулап -  гөрләп эшләп,яңадан – яңа иҗади уңышларга ирешергә язсын  дигән теләкләрдә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International