Бәйге Республика көнен бәйрәм итү кысаларында үткәрелде. Быел әлеге иҗади процесста катнашырга теләүчеләр саны аеруча күп булды. Үзләренең рәсемнәрендә балалар республикабыз символларын гына түгел, ә кече Ватаныбызны, табигать күренешләрен һәм якын кешеләрен дә сурәтләп күрсәтте. Шулай ук, китапханәдә «Цвети, мой Татарстан! / - Чәчәк ат, Татарстаным!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Анда Татарстан АССР ның барлыкка килү тарихы һәм республикабызның заманча йөзе белән бәйле материаллар тәкъдим ителде.