«Туган ягым Татарстан»

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

30 август конне Максабаш авылы мэдэният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Татарстан Республикасы көне һәм ТАССР нын тууына 100 ел тулу унаеннан  «Туган ягым Татарстан» дип исемлэнгэн шигырь сәгате уткэрделәр.Чара Татарстан гимны белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре башта укучыларны кыскача авылыбыз һәм Республикабыз тарихы, авылдан чыккан куренекле шэһесләр һәм зыялы кешеләр белән таныштырдылар. Укучылар Татарстан турында үзләре белгән шигырьләрне сөйләделәр. Чара “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International