Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә «В стране выученных уроков» дип исемләнгән күргәзмәсе янында үткәрелгән информацион әңгәмә кунакларны кызыксындырды. Күргәзмәдә энциклопедияләр, "Мин дөнья белән танышам" сериясеннән китаплар, логик уеннар һәм кызыклы биремнәр белән укыту китаплары урын алды. Монда катнашучылар шулай ук кызыклы һәм мавыктыргыч мәктәп тормышы турында әсәрләр белән таныша алдылар.