1 сентябрь –Теләче урта гомумбелем мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринатович, Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович , Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Хамидуллин Ильнур Хазинурович, башкарама комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Саитович, Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна , Теләче авыл советы җитәкчесе Ильдар Рамилевич Мараков һәм мәктәп директоры Айнур Фирдәвесович Хафизов котладылар. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!