1 сентябрь-Белем көне!

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Китап, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар, яктылык бәйрәме! Яңа уку елына старт бирү өчен Шармыш мәктәбе ишекләре яңадан ачылды. Бәйрәм атмосферасы бөтен нәрсәдә дә сизелде: мәктәпне бизәүдә, укытучыларны һәм укучыларны шатлыклы-тыйнак сәламләүдә, өлкән сыйныф укучыларының дустанә кулъязмасында. бергә Укучылар чәчәк бәйләмнәре белән, аларның әти-әниләре һәм укытучылары мәктәп ишегалдын тутырдылар. Тантаналы линейканы ачканнан соң мәктәп директоры урынбасары Пашагина с.п. барысын да яңа уку елы башлану белән котлады һәм укуларында уңышлар, тыныч күк йөзе теләде. Белем көне белән котларга «ТР Теләче муниципаль районы Контроль-хисап палатасы» муниципаль учреждениесе рәисе Фәрхетдинов С.И., «Спецельстрой» вәкиле Башкирова Т.П. килделәр. Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре, дә читтә калмады. Уку елы башлану белән котлап, җәйге чорда чараларга йөргән, конкурсларда, смотрларда, викториналарда, акцияләрдә катнашкан барлык балаларга Рәхмәт хатлары һәм кечкенә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International