29 август көнне Республика көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә укучыларыбыз өчен «Татарстан – уртак йортыбыз» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чарага "Гүзәл җирем Татарстан!" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Укучылар бик теләп күргәзмәгә куелган Татарстан тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштылар. Китапханәче укучыларга Татарстан Республикасында дус, тату яшәүче күпмилләтле халык, аларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләде, Казан шәһәребезгә багышлап язылган шигырьләрне кычкырып укыды. Балалар да үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр.