«Кече Ватан мәдәнияте»

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясе «Кече Ватан мәдәнияте» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дигән хәтер акциясе башлап җибәрде. Әлеге акция кысаларында Айдар авылы китапханәчесе "Сугыш чоры балалары: кечкенә геройлар тарихы" дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрде. Китапханәче Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган герой-пионерлар: Лена Голиков, Зина Портнова, Валя Котик, Марат Казей турында сөйләде. Яшь китап укучылар Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән беррәттән Ватанны саклауга зур өлеш керткән яшьтәш-геройлары турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Ибраһим Газинең «Йолдызлы малай» хикәясе кычкырып укылды. Катнашучылар 12 яшьлек малайның батырлыгы, сугыш вакытында нинди авыр сынаулар үтүе турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International