Көз – муллык , байлык чоры.

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бакчачылар да иң күңелле чорларына аяк баса. Бакчаларда уңышлар җыеп алынгач, Аллаһыбызга рәхмәт әйтеп, башкалар белән уртаклашыр чак җитә. 27 август көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге шатлык белән уртаклаштылар. Алар  “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Көзге Муллык” дип исемләнгән күргәзмә төзеделәр. Укучылар әлеге күргэзмә өчен бар фантазияләрен эшкә җигеп, бакчада җыеп алынган яшелчә, җиләк-җимешләрдән кул эшләнмәләре, аппликацияләр иҗат иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International