Шул уңайдан Мәдәният хезмәткәрләре “Бәйрәм белән Сезне, укытучым” дип исемләнгән акция кысаларында, төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән озак еллар Күкчә авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Галиева Илһамия Шайхелислам кызын бәйрәм белән котлап үттеләр. Хөрмәткә лаек укытучы үзе дә үз чиратында балаларны бәйрәм белән котлап үтте, аларга саулык-сәламәтлек, укуларында зур уңышларга ирешүләрен һәм “4” ле, ”5” ле билгеләренә генә укуларын теләде. Балаларга үзенең бүләкләрен өләште.