«Йорт хайваннары»

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

«Йорт хайваннары» темасын үткәндә алынган белемнәрне ныгыту,  танып-белу активлыгын ныгыту, хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү максаты белән 1 номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә С. Гиниятуллиннын атчылык фермасына сәяхәт оештырылды. 

Экскурсия барышында дәресләр вакытында алган белемнәрне ныгытылды һәм шулай ук яңа мәгълүмәт тә алынды. Балалар бигрәк тә узенчәлекле тире төсендә булган Айсинг – Маннока дигән атамалы атны истә калдырдылар, бу ат иң куп буләк отучы икән.

Читлекләрнең берсендә балалар аксыл төстэге колынны куреп аңа шундук «Сгущенка» дигән кушамат бирделәр. Колыннарның да авырганын, аларны да уколлар белән дәвалаганнарын һәм урамга чыгармаганнарын белеп балалар бик гажәпләнделәр. Саубуллашыр алдыннан балалар колынга тизрәк савыгырга теләп аны кишер белән сыйладылар.

Әлеге сәяхәттән балалар бик зур канәгатьлек алып бәхетле елмаю белән кире бакчабызга әйләнеп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International