”Терроризмга каршы - бергәләп”

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

2 сентябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә ”Терроризмга каршы - бергәләп” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга экстремизм, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләде. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнделәр, шулай ук  чит-ят кешеләр, шикле эйберләр янында үз-узеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Китапханәче балаларның сорауларына жавап бирде һәм балаларга бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәклеген  аңлатты.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International