2 сентябрь – Россиянең Хәрби дан көне - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн.

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга һәм Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан  Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Узган сугыш кайтавазы» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде . Чарада  миллионлаган гомерләрне өзгән рәхимсез сугыш турында, үсеп килүче буынга бабаларының батырлыклары турында сөйләнде. Укучылар Икенче бөтендөнья сугышы, аның башлануы, катнашучы илләр, тәмамлануы турында мәгълүмат тыңладылар. Чарага " Сугыш. Китап. Буын" дип исемләнгән тематик күргәзмә дә эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International