2 сентябрьдә Россиядә кешелек тарихында иң зур булган Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануы билгеләп үтелә. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны бу коточкыч сугышның кайбер эпизодлары һәм тарихи фактлары белән таныштырды. Сугышчан хәрәкәтләр өч континент территориясендә һәм дүрт океан суларында алып барылды. Икенче бөтендөнья сугышы Ерак Көнчыгышта Японияне җиңү яулаган вакытта тәмамланды. Әлеге дәрес "Икенче Бөтендөнья сугышы тарихы" презентациясе белән үрелеп барды. Күргәзмәдә Икенче Бөтендөнья сугышының куркыныч һәм канкойгыч еллары турында материал урнаштырылган иде. Барлык катнашучылар өчен "Бөек Ватан сугышы", "Җиңү солдатлары", "Кеше язмышы", "Алар Ватанны саклады" китаплары тәкъдим ителде.