Олы Нырсы авылы китапханәчесе, Беслан корбаннарын искә алып, Олы Нырсы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән «Беслан шәме» дигән тсем астында мәгълүмат сәгате үткәрде. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тормыш Тамчысы» акциясенә кушылды. Акция барышында катнашучыларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында, 2004 елда Беслан шәһәрендә булган котычкыч вакыйгалар турында сөйләнде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алынды.