3 сентябрь көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. мәдәният йорты директоры белән берлектә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан “Капля жизни” Бөтенроссия акиясенә кушылып «Мир на земле. Мы – против терроризма!» исемле күргәзмә янында әңгәмә үткәрде. Мәдәният хезмәткәрләре әңгәмә барышында терроризмга каршы көрәш вакытында үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеген аңлаттылар. Балаларга “Сак булыгыз! Терроризм», «Терроризм – җәмгыятькә янау» исемле буклетлар таратылды.