Казаклар авыл китапханәсе әлеге хәтер көненә багышланган «Капля жизни» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Өч көн бер тамчы су да эчә алмаган Беслан корбаннары истәлегенә, балалар учларына су җыеп Билгесез солдат һәйкәле территориясендә үсүче чәчәкләргә су сиптеләр. Акция барышында сугыш вакытында һәлак булганнарны да бер минут тынлык белән искә алынды.