Әлеге акциягә кушылып 3 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче балалар белән "Тормыш тамчысы" дип исемләнгән әңгәмә-кисәтү уздырдылар.Әңгәмә барышында балалар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрләре, максатлары нинди икәнен белделәр.