Соңгы 20 елда илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле почмакларында, төрле авырлыкларда террористлар тарафыннан һөҗүм итүләр булып тора. Шуның иң куркынычы һәм иң фаҗигалесе Беслан шәһәрендәгеседер мөгаен. 2004 елның 1 сентябре бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен кайгы көне булып тарихка кереп калды.Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Нәрсә ул экстремизм, терроризм. Бу куркынычны ничек җиңәргә?” исемле күргәзмә куелды.