4 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә "Моя Россия без террора" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары, Теләче муниципаль районының "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. һәм социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х катнашты. Биредә балалар теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, терроризмның асылы, аның төрләре һәм максаты белән танышты. Моннан тыш терроризм турында мультипликацион фильмнар һәм видеороликлар күрсәтелде. Шулай ук балалар "Терроризмсыз тормыш" дигән темага рәсемнәр дә ясады. Ахырдан чарада катнашучылар истәлеккә дисклар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International