18нче сентябрь көнне Теләченең 2нче балалар бакчасында һәр елны уздырыла торган спорт бәйрәме “Көзге кросс-2020” булып узды. Бу бәйрәмне үткәрүнең төп максаты: балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, физик үсешләрен ныгыту, чыдамлыкны үстерү, спортка карата мәхәббәт тәрбияләү.
“Көзге кросс-2020” зур төркемнәргә йөрүче балалар катнашты. Бәйрәмнең башында балалар күңелле музыка астында разминка ясадылар, ә аннан соң йөгерештә көч сынаштылар. Ахырдан иң җитезләр медальләр белән бүләкләнделәр.Спорт бәйрәме бик күңелле узды .