Автомобильчеләр көне

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Автомобильчеләр көне - ул машина йөртүчеләрнең генә түгел, ремонт эшчеләренең, инженер-техник хезмәткәрләрнең, автотранспорт предприятияләре җитәкчеләренең дә һөнәри бәйрәме. Бу уңайдан 24 октябрь көнне Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре  "Автомобильчеләр көне!” дигән программа әзерләделәр. Анда автомобильнең тарихы турында сөйләнде, викторина сорауларында җаваплар  эзләнде. "КамАЗ" автозаводына виртуаль экскурсия ясалды. Әлеге чарага «Автомобильләр дөньясында» дигән күргәзмә әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International