Хокуклар - кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым хокуклары да бар.
Ә нәрсә соң ул бурычлар?
Бурычлар – кеше тарафыннан ул үзе һәм калганнар тыныч кына яшәсеннәр һәм эшләсеннәр өчен башкарылырга тиеш хәрәкәтләр.
28 нче октябрь көнне Күкчә авыл клубында төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән " Хокукларыбыз һәм бурычларыбыз" дигән темага әңгәмә булып үтте. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.