24 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә иске китапларны реставрацияләү буенча “Китап табиблары” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

“Китаплар ни өчен авырый” дигән әңгәмә барышында китапханәче китапларның ничек авыруы, аларны ничек дәваларга кирәклеге турында сөйләде. Диана Рахматуллина тузган китапларны ябыштыру буенча мастер–класс үткәрде.​ Балалар ертылган битләрне кәгаз белән ябыштырдылар, китаптка карандаш белэн язылган язуларны бетерделәр. Китапларны ремонтлауга балалар бик зур теләк һәм кызыксыну белән кушылдылар. Эш барышында шушы эшнең мөһимлеген тоеп, китапларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International