“Зур сугышның кечкенә геройлары” акциясе кысаларында Алан авылы китапханәсендә 5 сыйныф укучылары белән кычкырып укулар оештырылды. Китапханәче укучыларга герой пионерлар турында сөйләде.Чара барышында М.Җәлил, С.Маршак шигырьләре укылды. Бөек Ватан сугышында үлеп калган балалар истәлегенә багышлап бер минут тынлык оештырылды.