21 декабрь көнне мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча макетлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ришат Хәмит улы Нәзиров, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районындагы бүлек җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Нәҗип кызы мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Сәетова Анна Николаевна район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Безнең Шәдке балалар бакчасы да башкарылган эшләр арасында «Иң оригиналь эш” номинациясендә диплом алды.
Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм алга таба да уңышлар теләделәр.