Бүген мәктәбебездә елка бәйрәме үтте. Әлбәттә бу күңелле бәйрәм кичендә һәрбер укучы актив катнашты, яхшы кәеф, күтәренке күңел - бәйрәмнең төп шигаре менә шулар иде. Яңа ел кичәсе күңелле узды. Чыгыш ясаган һәрбер сыйныфның осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Шундый матур итеп җырладылар, биеделәр. Ә инде кызыклы күренешләрне залдагылар алкышларга күмде. Бәйрәмнең иң кызган чагында кунаклар – Кыш бабай белән Кар кызы килеп керделәр. Кыш бабай, һәрвакыттагыча, капчыгындагы күчтәнәчләрен өләште, үзенең биюгә осталыгын да күрсәтте. Җилкендергеч музыка беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар белән дәвам итте. Уку алдынгыларын, олимпиадада җиңүчеләрне котладык.