Яңа ел бәйрәме.

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен яңа ел бәйрәмнәре башланды. Һәр бала өчен яңа ел — көтеп алынган, тылсымлы, күңелле бәйрәм, якты персонажлар һәм геройлар белән чын әкият.

24 декабрь көнне Баландыш балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар өчен бәйрәм үткәрелде. Балалар әкият дөньясына чумдылар, анда аларны Аю, Тиен, эт һәм Кар кызы каршы алды. Балалар бик теләп үзләренең талантларын күрсәттеләр: биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уйнадылар. Беркем дә битараф калмады. Кыш бабайның үз кулыннан тапшырылган бүләкләр балаларга шатлык һәм хис-тойгылар уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International