Өмет юлы

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

              Агымдагы елның 24 ноябреннән 10 декабренә кадәр ДБУ«Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәният үзәге» инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында «Өмет юлы»-«Дорога надежды» – читтән торып катнашу рәвешендә иҗади онлайн-конкурс үткәрде. Конкурс мөмкинлекләре чикле кешеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында толерантлык, мәрхәмәтлек һәм социаль тигез хокук тәрбияләү максатыннан оештырылган иде.

             Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре әлеге конкурста катнашуда ярдәм күрсәттеләр. «Сәнгатьнең башкару төрләре» номинациясендә социаль хезмәтләр алучы Якупов Айрат Айдар улы катнашты һәм 1 нче дәрәҗә лауреат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International