Яңа ел алдыннан Теләче районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен «Бердәм Россия» партиясе депутатлары, шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Борис Давыдович Менделевич тарафыннан яңа ел бүләкләре әзерләнде.
25 декабрь көнне Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев Күкчә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Таисия Павловна Сабирзянова янына бардылар. Аны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
Калган сугыш ветераннарына Яңа ел бүләкләре авыл җирлекләре башлыклары аша тапшырылды.