ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы беренчелеген үткәрде.

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

2020 елның 28 декабрендә балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге 1-11 сыйныф укучылары арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы беренчелеген үткәрде. Ярышларны ачу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллин катнашты.

Ярышларда районның 8 мәктәбеннән барлыгы 77 яшь теннисчы катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International