Без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын безгә Яңа ел һәм аның белән безгә ылыслы, куанычлы, бәхетле кәеф, ак өметләр, күңелле бәйрәм килә. Бәйрәмдә һәрберебез матур шигырьләр сөйләргә яратабыз .Шул уңайдан, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 27 декабрь көнне “Ява карлар, яңа карлар” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрделәр. Бу чара клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашында узды.Укучылар Кышка, Яңа елга карата шигырьләр укыдылар.